«Пенснелы кешенең нечкә ирониясе»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

Антон Павлович Чехов иҗаты – 19 нчы – 20 нче гасыр башы гади кеше тормышына карата шактый гына сатира һәм тәнкыйть белән кушылган юмористик, кызыклы мизгелләр ул. Шәһәр үзәк китапханәсенә килгән сәүдә-технология көллияте студентлары бу көнне, «Пенснелы кешенең нечкә ирониясе» дигән әдәби-музыкаль кичәгә килеп, үзләре өчен бөек кыска хикәяләр остасын ачты.  

Тонкая ирония человека в пенсне
IMG_2488
IMG_2486
IMG_2487
IMG_2493
IMG_2490

Чара барышында катнашучылар язучының якты, мәрхәмәтле һәм ихлас дөньясына кереп чумды. Язучының биографиясендәге кызыклы фактларны, аның табиблык эшчәнлеге һәм хәйрия эше турында ишеттеләр. А. П. Чеховны якты, истә кала торган образлар тудыручы, үз иҗатында юмор һәм лиризмны берләштерә белүче яхшы психолог буларак белделәр. Аның ХХ гасыр рус әдәбияты һәм театр сәнгатенә зур тәэсир ясаган проза һәм драма әсәрләрен искә төшерделәр. Чарага килүчеләр игътибарына тамашачылар яратып карый торган «Вишневый сад», «Чайка», «Размазня кинофильмнарыннан өзекләр тәкъдим ителде. Наталья Будина башкаруында романслар чарага тагын да ямь өстәде.

P.S. «Пенснелы кешенең нечкә ирониясе» әдәби-музыкаль кичәсе – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: